Зәйлеләрне үзенчәлекле бәйгедә катнашырга чакыралар
Яңалыклар

Зәйлеләрне үзенчәлекле бәйгедә катнашырга чакыралар

Билгеле булганча, 2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан «Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Хезмәткә хөрмәт» дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте.

Бәйгенең төп максаты – Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авыл һәм шәһәрләрне торгызуга өлеш керткән, авыл хуҗалыгын күтәргән, шәһәрләр, завод-фабрикалар төзелешендә катнашкан хезмәт батырларының исемнәрен мәңгеләштерү; шулай ук авыл, район үзәкләре, шәһәрләрдәге сугыш һәм тыл батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл, истәлек такталары, аларның исемнәре белән аталган урамнар, завод-фабрикалар һәм башкаларның тарихын барлау. 

Бәйгедә үзешчәннәр генә түгел, язучы-журналистлар да катнаша ала. Шунысы мөһим: язмалар аерым бәяләнәчәк һәм җиңүчеләр бертигез бүләкләнәчәк.  Приз фонды – 440 мең сум!

Номинацияләр түбәндә:

Фидакарьләр эзеннән

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авыл һәм шәһәрләрне торгызуга өлеш керткән, авыл хуҗалыгын күтәргән, шәһәрләр, завод-фабрикалар төзелешендә катнашкан, мактаулы исемнәргә лаек булган хезмәт батырлары турында язмалар кабул ителә. Үзешчәннәр һәм профессионаллар аерым бәяләнә. 

Җуелмас исемнәр

Авыл, район үзәкләре, шәһәрләрдәге сугыш һәм тыл батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл, истәлек тактасы, аның исеме белән аталган урам, завод-фабрика, уку йорты һ.б. тарихы. Үзешчәннәр һәм профессионаллар аерым бәяләнә.
Язмалар 2026 елның 1 ноябренә кадәр 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 й. адресына яки hezmet_vt@vatantat.ru электрон почтасына кабул ителә.  Бәйгедә катнашу өчен мәкалә, очерк, репортаж, интервью, эссе җибәрергә кирәк.


Нет комментариев