Озак еллар дәвамында шәһәребезнең 4нче мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләрен тирән сеңдерүче педагог 60 яшьлек юбилеен билгели.
Күп кенә яшь буынга ул сыйныф җитәкчесе сыйфатында да икенче әни буларак кадерле. Роза Борисенко бу көннәрдә юбилее уңаеннан укучыларыннан һәм әти-әниләрдән котлаулар кабул итә. Ә андыйлар бихисап, чөнки укыту, тәрбия эшләренә бөтен күңелен биргән мөхтәрәм педагогка бик күпләр рәхмәтле.
Роза Ильгат кызы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлауга туган төбәгенә кайтып балаларга белем бирергә керешә. Шул көннән башлап инде 37 ел вакыт үткән.
«Миңа гел сәләтле балалар, яхшы ата-аналар белән генә эшләргә туры килә», – дип кабатларга ярата педагог.
Укучыларына, әти-әниләргә һәрчак елмаеп багучы, кирәк вакытта кырыслыгы белән дәрес өчен кирәк таләпләрне үтәтүче педагог кеченең дә, олының да хөрмәтен яулый.
Аның укучылары арасында фән бәйгеләре җиңүчеләре дә һәр ел саен булып тора, ә аның фәне буенча югары уку йортына кереп, илебезнең мөһим тармакларында лаеклы хезмәт куючыларның санына чыгу да авыр.
Киләчәккә ышанычлы шәхес тәрбияләү – җаваплы эш. Ул үз фәнен укытуы өстенә, сыйныф җитәкчесе буларак та яшь буынны тәрбияләүгә күп көч куйды. Үзенең шәхси вакыты белән исәпләшмичә, балалар белән төрле экскурсияләргә иң күп йөрүче педагог та улдыр мөгаен. Шул рәвешле ул үз укучыларының әйләнә-тирәне танып-белү дәрәҗәсен, тарихка игътибарлылыгын да арттыра.
Шуңа да, гомерен яраткан эшенә багышлаган, югары категорияле педагог күп сандагы Мактау грамоталарына, лаеклы исемнәргә ия. Һәрнәрсәгә үз фикере булган укытучыга хөрмәттән башка сүз юк.
Нет комментариев