Янгын куркынычсызлыгы кысаларында Зәй политехника көллияте тулай торагында «Тулай торакта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү», “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары уку йортларына керү” темаларына лекция үтте.
Әлеге чарада тулай торак хезмәткәрләре һәм тулай торакта яшәүче студентлар катнашты. Янгынның нәрсә аркасында барлыкка килергә мөмкинлегенә мисаллар китерелде, янгынны ничек һәм нәрсә белән сүндерергә мөмкин булуы турында фикер алыштылар. Янгын очрагында үзеңне ничек дөрес тотарга, кая шалтыратырга, тулай торак бинасыннан куркынычсыз зонага ничек эвакуацияләнергә кирәклеге аңлатылды.
Аннары Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары уку йортларына керү турында сөйләделәр, югары уку йортларына керү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәләр таратылды.
- фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Нет комментариев