Зәйдә сабыйлар  әтиләре белән  спорт ярышларына чыкты
Яңалыклар

Зәйдә сабыйлар әтиләре белән спорт ярышларына чыкты

Зәйнең “Кояшкай” балалар бакчасында 23 февраль, Ватан сакчылары көне уңаеннан спорт, батырлык һәм гаилә бердәмлеге бәйрәме узды.

Сабыйлар әтиләре белән бергәләп  мавыктыргыч эстафета ярышларында көч сынаштылар. Ярыш атмосферасын күтәренке рух, балаларның шат авазы билгеләде.

“Әтиләрнең үз балаларын дәртләндерүен, ә балаларның үзләренең көчле һәм оста әтиләренә горурланып карауларын күзәтү бик күңелле булды.  Мондый мизгелләр бәһасез. Бу гаилә бердәмлеген, бер-береңә яхшы мөнәсәбәтне ныгыта. Бакчабызга килергә һәм бу искиткеч көнне безнең белән бүлешергә вакыт тапканнары өчен барлык әтиләргә зур рәхмәт!”, - диләр бакча хезмәткәрләре.

фотолар балалар бакчасыннан 


Нет комментариев