Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә наркотиклар куллнану очракларын булдырмауда мөһим профилактик эшчәнлек бәян ителде

Зәйдә узган наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында бүген фикер алышуларның төп темасы әлеге афәтнең таралуына юл куймауга юнәлдерелгән профилактик чаралар факында булды.

Комиссия утырышын алып барган район башлыгы урынбасары, наркотикларга каршы көрәш район комиссиясе рәисе Петр Уразайкин барлык профилактик юнәлешләр буенча эшне активлаштырырга, шулай ук халыкны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чараларына тагын да актив  җәлеп итәргә тәкъдим итте.
“Иң мөһиме яшьләребезнең наркотиклар белән бәйләнүгә вакыты калмасын, аларны мөмкин кадәр күбрәк спортка, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, хезмәт тәрбиясенә тартырга”, - диде ул.   Утырышка шулай ук, инде бу афәт белән агуланырга өлгергәннәргә диагностика, профилактика чаралары үткәрү,  наркоманиядән дәвалау, андый  затларны контрольдә тоту һәм наркотикларны һәм психотроп матдәләрне медицина билгеләнешеннән тыш куллану очраклары беренче кабат булганда үтемле кисәтү чаралары алып бару, социаль реабилитацияләү хакында да сөйләштеләр. Әлеге темаларга Зәй үзәк дәваханәсенең табиб психиатр-наркологы  Илфат Салихов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Халикова чыгыш ясадылар. 
Бүгенге көндә үзәк дәваханәдә табиб-наркологта исәптә 557 кеше тора. Шулар арасыннан 314е  хроник алкоголизм белән авыручылар, 34е – нык эчкечеләр, 69ы  наркомания диагнозы куелкчылар, 132се – наркотиклар куллану сәбәпле прорфилактик исәпкә алынучылар. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда спиртлы эчемлекләр кулланучылар санының артуы күзәтелә. Ә ике кеше сурогат алкоголь кулланып агуланган.  Шул ук вакытта ике кеше “Аеклык ноктасы” программасына керүләре сәбәпле нык эчкечелектән котылган. 
Наркотикларга килгәндә, юл иминлеге сагы инспекторлары агымдагы елда бер Әлмәт кешесе машинасын туктатып тикшергәндә 2 килограмм наркотик матдә тапканнар. Интернет челтәре аша наркотиклар юнәлтү очраклары да ачыкланган. Ә наркотиклар кулланудан бәйлелекне бетерүгә юнәлтелгән сәламәтләндерү курслары үтүдән баш тартучыларга карата мәҗбүри дәвалануны оештыру карала.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев