7 августта Зәй шәһәрендә безнең өчен ныклык һәм батырлык үрнәге булган кешеләр өчен спорт бәйрәме оештырылды: махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында нард һәм пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрелде.
Чара берьюлы берничә әһәмиятле датага — Физкультурачылар көненә, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Ярышларны оештыруда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының Зәй районындагы бүлеге ярдәм күрсәтте. Бу ярышлар осталыкны тикшерү генә түгел, ә Ватанга хезмәт иткән һәм итүчеләргә карата хөрмәт һәм рәхмәт билгесе, шулай ук алар өчен аралашу, бер-берсенә ярдәм итү һәм энергия туплау мөмкинлеге булды.

Нарды турнирында киеренке көрәш барды, анда сабырлык һәм төгәл исәп-хисап хәлиткеч роль уйнады. Җиңүче булып Руслан Фәйзрахманов танылды, икенче урынны Роман Габидуллин алды, бронза призер — Николай Никонов. Дүртенче урын Артур Терешинда.

Пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар да кызыклы булды — монда концентрация һәм хәлиткеч мизгелдә җыела белү сыйфатлары алгы планга чыкты. Иң яхшы атучы дип Роман Габидуллин танылды. Икенче урында — Николай Никонов, өченче урында — Артур Терешин.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Нет комментариев