Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә кипкән үлән яну һәм ялган чакырулар саны арткан

Апрельнең ике атнасында янгын сүндерүчеләр 20 ялган чакыру алган, 17 мәртәбә ут капкан кипкән үләнне сүндерергә чыккан.

5 - 17 апрельдә район янгын күзәтчелеге бүлеге 39 чакыру буенча чыккан. Шуның 17се – кипкән үлән һәм чүп, 2се - ташландык бина яну. Ялган чакыруларның саны артуын ассызыклый янгын сүндерүчеләр. Бу чорда 20 ялган чакыру теркәлгән. Мондый шаярулар бик аяныч бетәргә, кыйммәткә төшәргә мөмкин. Ялган чакыру җиткерүчеләргә җәза кырыс. Әгәр шул вакытта кайдадыр янгын булса, коткаручылар анда кирәк чакта барып җитмәскә һәм зыян күбрәк булырга да мөмкин бит.

Фото район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев