1 декабрьдән районда да инвалидлар декадасы старт алды. Декада кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләргә төрле чаралар оештырыла.
3 декабрьдә сәгать 11дә үзәк китапханәдә “Тормыш матур булсын” дип исемлнгән игелек сәгате уза.
4 декабрьдә сәгать 10да “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Дельфин” клубына йөрүчеләр арасында йөзү ярышлары оештырыла.
5 декабрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеена бару планлаштырылган.
8 декабрьдә сәгать 11дә “Космос” кинотеатрында фильм күрсәтеләчәк.
9 декабрьдә “Энергия” стадионында дартс, шахмат-шашка буенча турнир булачак.
10 декабрьдә көндезге сәгать 10да инвалидлар җәмгыяте офисында ункөнлекне ябу уңаеннан өстәл спорт уеннары булачак, килүчеләрне чәй өстәле белән каршы алачаклар.
Теләге булганнарны әлеге чараларда көтеп калалар.
Нет комментариев