Зәйдә икътисади совет оешмалар эшчәнлеген күзәтә
Яңалыклар

Зәйдә икътисади совет оешмалар эшчәнлеген күзәтә

Зәй шәһәр хакимиятендә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә районның икътисади советы утырышы узды.

Әлеге совет һәр атна саен төрле оешма, предприятиеләр эшчәнлегенә күзәтү ясап, алга таба үсеш ноктасын билгеләү максатында эшли. Бу юлы совет әгъзалыры “Сәламәтлек комбинаты” ҖЧШ эшчәнлеген карадылар. 

2025 елның 10 аенда «Сәламәтлек комбинаты» ҖЧШ эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2026 елга перспектив үсеш планнары турында  оешма  директоры Ләйсән Кожевникова чыгыш ясады.

«Сәламәтлек комбинаты» ҖЧШ эшчәнлегенең төп  төре булып мунча, кер юу хезмәтләре күрсәтү тора. Предприятие штат режимында эшли. 2025 елның 10 аенда мунчаның гомуми бүлегенә 9645 кеше килгән. Шулай ук халыкка сауна, ял зонасы, душ, бассейн хезмәтләре белән индивидуаль ял номерлары бирелә. «Сәламәтлек комбинаты» ҖЧШ эшчәнлегенең тагын бер төре – халыкка һәм предприятиеләргә кер юу хезмәте күрсәтү.

фото Зәй муниципаль районы сайтыннан


Нет комментариев