Зәйдә “Янмый торган купина” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Балалар-яшүсмерләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда саклану чараларын өйрәтү максатында “Янмый торган купина” конкурсының район этабы үткәрелде.
16 майда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
7 яшькә кадәргеләр арасында “Рәсем сәнгате иҗаты” номинациясендә ”Кояшкай” балалар бакчасыннан Әминә Әхмәтҗанова җиңү яулады. Аяз Миңнеханов - II, Сумая Бакосова III урында.
Мәктәп укучылары арасында Сәвәләй мәктәбеннән Юта Маклакова, Арина Сабаева беренче урынны алдылар. Таисия Маклакова икенче урынга чыкты.
“Декоратив-гамәли иҗат” номинациясендә “Миләшкәй” бакчасыннан Злата Павловага тиңнәр юк, “Урман әкияте”ннән Дмитрий Будринов белән Дмитрий Волошко икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
“Иҗатның техник төрләре” номинациясендә “Кояшкай” бакчасыннан Роман Нестягин – җиңүче, “Тылсымлы әкият”тән Тамерлан Әхмәдиев – II, “Якты коңгыз”дан Кирилл Аксенов III урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев