Зәйдә янгыннарны кисәтү максатында рейдлар уздырыла
Яңалыклар

Зәйдә янгыннарны кисәтү максатында рейдлар уздырыла

Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Бу чорда йорт тирәсендә учак ягу, корыган чүп үләннәрен, көнкүреш калдыкларын яндыру тыела. Махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган очракта штрафлар күләме икеләтә арта. Янгын күзәтчелеге инспекторлары авыл җирлекләрендә, бакчачылык ширкәтләрендә халык белән очрашып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртеп, махсус кисәтү кәгазьләре тарата.

-Янгынга каршы махсус режим барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләр ачыкланды, аларга штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Исегезгә төшерәбез, махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар саллы. Физик затларга штраф күләме – 20 мең, вазифадагы затларга – 60 мең, юридик затларга 800 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Фотолар янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәтеннән


Нет комментариев