Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды

Бүген “Без бергә” педагогик-психологик үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.

Разиф Галиевич очрашуны хәрбиләргә рәхмәт сүзе җиткерүдән башлады.

- Сезнең белән очрашу безнең өчен һәрвакыт кыйммәт. Кадерле вакытыгызны бүлеп безнең белән очрашуга килгән өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм, - диде ул.

Очрашуда егетләр белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның урынбасары Регина Камалова,  хәрби комиссариаттан эксперт-белгеч Георгий Борисов,   район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Чара Мария Федорова башкаруында патриотик җырдан башланды. Музыка мәктәбе укытучылары балалайкада уйнап, хәрбиләргә яхшы кәеф бүләк итте. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.

 Разиф Галиевич хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.

-Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән зәйлеләр бер йодрык булып берләште. Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча районда киңкырлы эш алып барыла. Бездә хәзер аерым бер вакытта гына түгел, атна саен диярлек китүче машиналарда махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрелә. Районнан 62 егет демобилизацияләнде. Аларның 55е эшкә урнаштырылды, калганнары реабилитация уза. Аларның барысы да безнең игътибар үзәгендә, - диде район башлыгы.

Алексей Алексеев һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова хәрбиләргә ялга кайткач мәктәпләргә һәм көллиятләргә очрашуларга йөрүләрен, үзләренең батырлыклары турында сөйләүләрен сорадылар.

“Егетләр, белеп торыгыз, сезнең ышанычлы тылыгыз бар, кирәк әйбер булса, мөрәҗәгать итегез. Безнең маскировка челтәрләре үрүче апа-әбиләребез сезне дошман күзеннән саклау өчен иртәнге 5тән бакчаларына барып эшлиләр дә цехка челтәр үрергә киләләр. Иң мөһиме - сезнең җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуыгыз өчен тырышабыз”, - диде хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме  җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар - безнең заман геройлары, алар намус белән лаеклы төстә үз бурычларын үтиләр. 15 августта махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә шәһәрдә мемориал төзү өчен урын сайлау буенча җәмәгать фикер алышулары башланды.  Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен шәһәр һәм район халкы өчен символик әһәмияткә ия булган лаеклы урын билгеләргә кирәк. Сораштыру бер ай дәвам итәчәк.

Хәрби егетләр очрашуда туган яктан килгән гуманитар ярдәмнең алар өчен бик кадерле булуын ассызыклап, рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев