Зәйдә ял паркында – бәйрәм чаралары
Яңалыклар

Зәйдә ял паркында – бәйрәм чаралары

Республика һәм шәһәр көне уңаеннан төп тантаналы чаралар Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үтә

Биредә иң башта әлеге күркәм паркның барлыкка килүе һәм аның зәйлеләрнең иң яраткан урынына әйләнүе турындагы фотофактлар тәкъдим ителде. Табигый су буе булган сазлыклы урынның искиткеч соклангыч урынга әверелүен һәркем кызыксынып карады.

Паркта күптән түгел генә балалар уен мәйданчыгы яңартылды. Яшь зәйлеләрне үзенә тартып торучы бу урын һәрвакыт балалар шавыннан гөр килеп тора. Яңартылган мәйданчыкны кунакларга алып баручы Юлия Хәйруллина тәкъдим итте. Аны тантаналы төстә шәһәр кунаклары белән бергә район башлыгы Разиф Кәримов ачты. “Татарстанда җәй” акциясе кысаларында ачылган яңартылган уен мәйданчыгы балаларга да, аларның әти-әниләренә дә республика һәм шәһәр көне уңаеннан зур бүләк булды. Мәйданчыкта аэро-курчаклар белән эш, “Минем ишегалды лагеры” эшчәнлеге күрсәтелде. Тантанага килгән һәр баланы туңдырма белән сыйладылар.

“Безнең киләчәк – балаларбыз кулында. Шуңа да аларның кече яшьтән уңай шартларда үсүе, яшәешебезне уңайлы итәргә омтылып үсүе мөһим. Бүген без сабыйларыбызны шатландырып, аларга киләчәк көннәр өчен үрнәк күрсәтәбез. Мәйданчыкны заманча, куркынычсыз итеп төзергә өлеш кертгән һәркемгә зур рәхмәт”, - диде Разиф Галеевич.

Соңыннан ул кунаклар белән бергә төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.


Нет комментариев