29 августта «Казан Экспо» мәйданчыгында муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланган иде. Конкурста барлык муниципаль районнар һәм ике шәһәр округы катнашты
Авыл җирлекләре өчен автомобильләр
Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә зәйлеләр дә катнашты. Түбән Биш һәм Поповка авыл җирлекләре башлыклары яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар. Түбән Биш җирелге башлыгы Алия Гыйльфанова һәм Поповка авыл җирлеге башлыгы Оксана Юнысовага машина ачкычларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Барлыгы муниципаль берәмлек вәкилләре 96 «Lada Niva Travel» автомобиле һәм дүрт «Sollers SF5» микроавтобусы алдылар.
Татарстан Рәисеннән рәхмәт сүзләре
Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны Республика көне белән котлады һәм уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Республикада барган барлык үзгәрешләр — ул барлык татарстанлыларның, һәр муниципаль берәмлекнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе», — дип ассызыклады Рөстәм Нургалиевич.
Нет комментариев