Югары Пәнәчедә авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы тантаналы төстә ачылды
Төзү-төзекләндерү

Югары Пәнәчедә авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы тантаналы төстә ачылды

Зәй районы Республика һәм Шәһәр көнен зур уңышлар һәм казанышлар белән каршылый. Бүген - 30 августта районда яңа һәм зур төзекләндерү эшләреннән соң күп объектлар ачыла, “Ишегалды бәйрәмнәре” уза

Югары Пәнәчедә яңа объект – авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы тантаналы төстә ачылды.

Бәйрәмгә авыл халкы, күпсанлы кунаклар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Югарыпәнәчеләрнең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин килде.

Район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкын җирлек өчен мөһим объект ачылу белән котлады. Ул бу вакыйганың Югары Пәнәче авыл җирлеге өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.

Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров республика һәм район җитәкчелегенә авылга ярдәм күрсәткәннәре, җирлекнең заманча административ бинасын төзү мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук ул «Гамма» җәмгыяте директоры Андрей Харитоновка һәм авыл активистлары Рәфкать Сафиуллинга, Петр Комаровка һәм Җәүдәт Зәйнашевка Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яңа бинаның символик ачкычы җирлек башлыгы Мөнир Хәбибулловичка тапшырылды. Катнашучылар әлеге мизгелне җылы алкышларга күмделәр. Кунаклар бүлмәләрне карадылар. Башкарма комитетның яңа бинасында җирлек хакимиятенең нәтиҗәле һәм заманча эшен оештыру өчен аерым кабинетлар, хезмәт бүлмәләре һәм архив бар.

Яңа бинада гражданнарны кабул итү һәм хезмәткәрләрнең эше өчен уңайлы шартлар тудырылган. 

 


Нет комментариев