Зәйдән Нәбиуллиннар Казанда тантаналы кабул итүдә катнашты
Көн темасы

Зәйдән Нәбиуллиннар Казанда тантаналы кабул итүдә катнашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләп кабул итү үткәрделәр. Чарада республиканың төрле районнарыннан 48 гаилә катнашты

"Республика көне алдыннан бирегә Татарстан белән горурланучылар, көн саен үз үрнәге белән чын көчнең гаиләдә булуын исбатлаучылар җыелды. Бүген безнең белән бергә бу залда озак еллар бергә шатлыкта һәм сынауларда яшәгән гаилә тормышы юбилярлары җыелды. Мондый берлекләр - чын мәхәббәт һәм тугрылык яшәвенең иң яхшы дәлиле", - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә, дип язалар рәсми сайтта.

Республика Рәисе һәм аның тормыш иптәшеннән котлауларны Зәйдән Нәбиуллинар кабул итте

Иң-иң гаиләләр арасында тантаналы кабул итүдә безнең Зәй районыннан Әнисә һәм Әнвәр Нәбиуллинар да бар иде. Алар районыбызның олы хөрмәткә лаеклы затлары.

Әнвәр Сәүбән улы 34 ел гомерен сәламәтлек сагы өлкәсенә биргән, әле дә үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеге мөдире буларак халык саулыгы өчен җан ата. Ул ковид эпидемиясе чорында да алны-ялны белми хезмәт куйган, зәйлеләрнең тирән хөрмәтен яулаган, искиткеч киң күңелле, мәрхәмәтле зат. Бик күпләр аңа авыр минутларда ярдәме өчен рәхмәтле.

Әнисә һәм Әнвәр Нәбиуллиннар
Әнисә һәм Әнвәр Нәбиуллиннар

Ә аның тормыш иптәше Әнисә Рәшид кызы хезмәт юлын төзелеш өлкәсе белән бәйләгән. Бу тармакта тырыш хезмәт куйган. Кызлары Алсу әтисе юлын дәвам итеп Казанда сәламәтлек сагы өлкәсендә эшли. Әнә шундый мөхтәрәм гаилә бүген республика җитәкчесе хөрмәтләвенә лаек булды.

  • Фото ТР Рәисе рәсми сайтыннан.

Нет комментариев