Иң-иңнәр тәбрикләнде
Яңалыклар

Иң-иңнәр тәбрикләнде

Разиф Кәримов зур кунаклар белән бергәләп иң-иңнәргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Юлия Короткова (финанс-бюджет палатасы) “ТР атказанган икътисадчысы” исеменә лаек булды.  Алсу Хисмәтуллинага (бүлек белгече) ТР Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хаты бирелде.

ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте  Гөлчәчәк Гыйлаевага (Аксар авыл җирлеге),  Расил Әгъләмовка (Землеустроительное бюро»), Айгөл Искәндәровага (“Энергетик” Мәдәният сарае) тапшырылды. “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Рәхмәт хаты Татьяна Поповага (Төги авыл җирлеге) бирелде.   

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасына Фәнзур Хәсәншин («Горзеленхоз»), ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтенә Максим Сабанов («Благострой») ия булдылар.        

Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмнәре өчен төрле дәрәҗә дәүләт бүләкләре эшмәкәр Олег Мартыновка, 3нче мәктәп укучысы Дмитрий Кусковка, волонтерлар Наталья Березинага, Ирина Ивановага тапшырылды.

«Хезмәт кешесен зурлыйбыз» бәйгесе җиңүчеләре

 Биредә үк  “Хезмәт кешесен зурлыйбыз” бәйгесенең район этабы  җиңүчеләре котланды.

Алар “Зәй шикәре” агрофирмасы тракторчы-машинисты Илшат Мөхәммәдиев, автомобиль юллары идарәсе машинисты Евсей Долгов, шикәр заводы слесаре Венер Шәмигулов, ГРЭСның өлкән машинисты Евгений Яхин.

Элетрон Мактау тактасына керделәр

Республиканың электрон Мактау тактасына кертелгән Максим Васильев, Илсур Зиатдинов, Рәүф Зөбәеров, Әнвәр Нәбиуллин, Виктор Никифоров, Борис Тулынин, Илдар Хисамиев махсус таныклыклар алдылар.  


Нет комментариев