«Хезмәт һәм батырлык» фестивале: Зәйдә хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр
Яңалыклар

«Хезмәт һәм батырлык» фестивале: Зәйдә хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданга үз хезмәте белән туган шәһәрен, районын, Татарстанны һәм илебезне үстерүгә өлеш керткән кешеләр җыелды.

«Хезмәт һәм фидакарьлек»  фестивале Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында уза.

Игътибар үзәгендә - хезмәт кешесе

Фестивальдә махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре, хезмәт ветераннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, хезмәт һәм гаилә династияләре, җәмәгатьчеләр, хәйриячеләр һәм волонтерлар катнашты. Җыелучыларны муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде.

автор фотосы, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин
автор фотосы, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин

Районда яшәүче милләтләр дуслыгына дан җырланды

Фестиваль кунаклары, зәйлеләр үзәк мәйданда оештырылган патриотик мәйданчыкларны карап, алар эшчәнлеге белән таныштылар. Аларны районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән төзелгән фольклор ансамбльләр үз җырлары белән каршы алып, үз милләтләре ризыклары белән сыйладылар. Аннан районыбызда яшәүче милләтләрнең дус-тату яшәвен чагылдырган композиция тәкъдим иттеләр, кунакларны уртага алып, әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Хезмәт, җаваплылык, туган җир —  районның көче

- Бүген бигрәк тә районыбыз халкына ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм туган җирегезне яратуыгыз Зәй районын көннән-көн көчлерәк һәм уңайлырак итә. Табибларга һәм укытучыларга, төзүчеләргә һәм аграрийларга, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләренә һәм көн саен үз эшләрен намус белән башкаручылар зур хөрмәткә лаек. Сезнең ярдәм белән ишегаллары төзекләндерелә, юллар ремонтлана, яңа объектлар ачыла.

Илебез азатлыгын саклап, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, геройларның әниләренә һәм хатыннарына аерым рәхмәт: сезнең ныклыгыгыз - барыбыз өчен дә үрнәк ул. Бердәмлектә — безнең көч. Без бергәләп теләсә нинди бурычларны  башкарып чыга алабыз, - диде район башлыгы чыгышында.

Айдар Метшин, Марсель Шәйдуллин да чыгышларында чыгышларында дәүләт һәм кече шәһәрләр үсешендә хезмәт кешеләренең зур роль уйнавына басым ясап,  рәхмәтләрен белдерделәр.

Республика Мактау тактасында – 196 зәйле

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән зәйлеләргә исемле сертификатлар тапшыру булды. Бу – үз хезмәте белән хөрмәткә лаек булган кешеләргә күрсәтелгән зур ихтирам.

Электрон Мактау тактасына Зәй районыннан 196 кеше кертелгән, тантаналы шартларда фестивальдә 20 кеше исемле таныклыклар алды.

автор фотосы, электрон Мактау тактасы лауреаты таныклыгы алучылар
автор фотосы, электрон Мактау тактасы лауреаты таныклыгы алучылар

Алар – район үзәк дәваханәсе табиб-педиатры Григорий Абрамов, ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина, Чыбыклы авылы җирлеге башлыгы Илфат Гадершин, Федор Симашев исемендәге олимпия резервы мәктәбе директоры Эдуард Галеев, “Күкчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Дудина, “Трансойл” ҖЧШ генераль директоры Рәүф Зөбәеров, махсус  хәрби операция ветераны, “Инженерлык чишелешләре комплексы” предприятиесе монтажчысы Евгений Иванов,  район Советының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Илнар Идиятов, татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Ильина

автор фотосы, татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Ильина
автор фотосы, татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Ильина

“Аккурайд Уилз Руссиа” заводы бүлек инженеры Татьяна Кипрова, Бигеш авылы мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина, политехник колледж директоры урынбасары Валентина Попова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Марсель Рәхмәтов, 6нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Тихонова, махсус хәрби операция ветераны, Зәй шәһәр электр челтәрләре дәүләт унитар предприятиесе баш механигы Руслан Фәйзерахманов, Икмәк кабул итү предприятиесе башкарма директоры Рифкать Фәрдиев, “Горзеленхоз” ҖЧШ директоры Фәнзүр Хәсәншин.

махсус хәрби операция ветераны, Зәй шәһәр электр челтәрләре дәүләт унитар предприятиесе баш механигы Руслан Фәйзерахманов
махсус хәрби операция ветераны, Зәй шәһәр электр челтәрләре дәүләт унитар предприятиесе баш механигы Руслан Фәйзерахманов
  • Чара “Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

Нет комментариев