Тантаналы чара шәһәрнең никахлашу бүлегендә узды
28 августта Зәйнең ЗАГС бүлегендә Михаил Дмитриевич һәм Марина Николаевна Верхотурцевлар үзләренең алтын юбилейларын — 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Юбилярлар гаилә бәйрәмендә туганнарыннан һәм дусларыннан җылы сүзләр кабул итте. Якыннары алдында алар Зәй районының Мактаулы юбилярлары китабына имза куйдылар.
Ярты гасырдан соң тантаналы вальс
50 ел элек туй көнендәге кебек бию күңелләрне дулкынландырды. Аннары ир белән хатын үзләренең танышу тарихын сөйләделәр: язмыш аларны беренче очрашуларына кадәр үк очраштырган икән. "Без аның белән бер мәктәптә укыдык, күрше ишегалларында яшәдек, әмма бер-беребезне якыннан белмәдек. Мин аның абыйсы белән таныш идем, һәм без аның туган көнен билгеләп үткәндә очраштык — һәм , мин шунда ук аңладым — бу мәхәббәт. Бу 53 ел элек, 1973 елның сентябрендә булды", - дип истәлекләре белән уртаклашты Михаил.
"1976 елда Михаил армиядән кайтты һәм шунда ук миңа кияүгә чакырга тәкъдим ясады, ике айдан соң без өйләнештек. Безнең туй бик шәп, бик күңелле булды, өч көн бәйрәм иттек", - дип елмаеп искә алды Марина Николаевна.
Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә соң дигән сорауга ир белән хатын гади генә итеп: “Бер-береңне яратырга, аңларга һәм хөрмәт итәргә”, - дип җавап бирделәр.
Тормышның өч төп мизгеле
Аларның уртак тормышы меңнәрчә җылы мизгелләрдән: кайгыртудан, наздан, бер-берсенә ярдәм итүдән гыйбарәт. Ләкин аларның тормышында иң сөенечле өч мизгел, аларны гомерләре буе озата килә. “Тормышыбызда иң бәхетле мизгелләр өч булды: улларыбыз Андрей һәм Денис, аннары кызыбыз Юлия туды", — дип уртаклаштылар юбилярлар.
Тантаналы чарада балалары әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп кайгыртулары, аларны һәрвакыт көтеп торган йортлары өчен рәхмәт белдерделәр. Оныклары да читтә калмады, алар әби-бабайны кочаклап котладылар.
Зәй муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина күпсанлы котлауларга кушылды. Ул Верхотурцевларга истәлекле юбилей таныклыгы һәм бүләк китабы тапшырды.
Нет комментариев