63 беренче сыйныф укучысы мәктәп букчалары алды
Яңалыклар

63 беренче сыйныф укучысы мәктәп букчалары алды

Биредә үк “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында социаль ярдәм кирәк булган гаиләләрдән 63 беренче сыйныф укучысына төрле оешмалар, эшмәкәрләр, район хакимияте ярдәме белән әзерләнгән мәктәп букчалары тапшырылды

Әлеге балаларның 24енең әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша, аларның тәүге тапкыр мәктәпкә барулары вакытында матди һәм рухи ярдәм балаларга аеруча мөһим.

Бала мәктәпкә яхшы кәеф белән килсен

– «Һәр бала мәктәпкә күңел күтәренкелеге белән килергә тиеш. Без сезнең барыгызның да тырышып укуыгызны, илебезнең лаеклы киләчәген тәэмин итүче кешеләр булып үсүегезне телибез”, –  диде Разиф Кәримов үз чыгышында.

  • Быел район мәктәпләренә беренче сыйныфка 360 бала килә.

Нет комментариев