Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле булган туганыбыз Фекла Алексеевна Тазировага бүген, 31 августта, 65 яшь тула

Кадерлебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз.Киң күңелле, эчкерсез, туган җанлы кеше син.

Кешелекле йөрәгең, ярдәмчеллегең өчен сине яратабыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет һәм имин көннәр телибез. Һәр туар таңнарың һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелеңне яктыртып торсын. Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.

Иң изге теләкләр белән туганнарың.


Нет комментариев