Зәй җирендә республика чемпионаты
Спорт

Зәй җирендә республика чемпионаты

«Ялта‑Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы-роллерда узышу буенча Татарстан Республикасы җәйге чемпионаты үтте. Ярышларда республиканың 20 шәһәр һәм районыннан иң көчле спортчылар катнашты.

Зәй спортчылары чемпионатта күпләп катнашты

Зәйдән әлеге ярышларда Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче  50 яшь спортчы һәм 9 өлкән спортчы төрле яшь категорияләрендә көч сынашты.

Нәтиҗәләр куанычлы

Ярышларда төрле яшь категорияләрендәгеләр төрле дистанцияләргә чыкты. Нәтиҗәдә 2013 елгы һәм аннан кечеләр арасында малайлардан Зәй егете Данис Шакирҗанов - икенче, 19-20 яшьлекләрдә Линар Москов һәм Кристина Тюленева – беренче урыннарны алдылар. Линар белән Кристина 7,5 һәм 5 км арага узышта әле өченче урыннарны алуга да ирештеләр.

Фото спорт идарәсеннән, җиңүчеләрне тәбрикләү мизгеле

Җиңүчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән котлады.


Нет комментариев