Зәйдә республика һәм шәһәр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы кичке сәгать 4тә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының үзәк мәйданында үтте
Ул районның сәнгать әһелләрен, талантлы балаларны җәлеп иткән зур театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Биредә шәһәр барлыкка килү тарихы матур мизгелләр белән гәүдәләндерелде.
Матур тамашадан соң Разиф Кәримов, шәһәребезнең мөхтәрәм кунаклары Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин сәхнәгә күтәрелеп, зәйлеләргә, район кунакларына бәйрәм сәламнәрен җиткерде, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Рәисе котлавын ирештерде.
«Чын күңелдән ике истәлекле бәйрәм – Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Бу даталар тарихи бердәмлегебезне, мәдәни байлыгыбызны һәм буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне гәүдәләндерә. Зәй – данлыклы традицияләре, хезмәт сөючән халкы һәм зур үсеш перспективалары булган шәһәр.
Сезнең һәркайсыгыз көндәлек хезмәте белән районыбыз һәм бөтен республика үсешенә, бөтенлегенә тиңдәшсез өлеш кертә.Татарстан Республикасы икътисади, социаль һәм мәдәни үсеш буенча илдә ышанычлы рәвештә алдынгы урыннарда тора. Без бу динамик үсештәге төбәкнең бер өлеше булуыбыз белән горурланабыз, анда милли традицияләр саклана һәм яшәү өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә”, - диде район башлыгы.
Нет комментариев