15 апрельдә «Старт» спорт сәламәтләндерү комплексында гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале булып узды.
Фестивальдә 6 гаилә командасы катнашты. Анда катнашучылар тизлек һәм көч мөмкинлекләрен, сыгылмалылык, шулай ук гамәли осталык күнекмәләрен күрсәтергә тиеш иде.
Фестивальнең җиңүчесе булып Дзема гаиләсе командасы табылды. Ә II урынны Фаршатовлар гаиләсе командасы яулады, III урынны Фәрхетдиновлар гаиләсе командасы алды.
-Фестивальне үткәрүнең төп максаты булып халыкның төрле яшь төркемнәре арасында ГТО комплексын популярлаштыру, халыкның физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, традицион гаилә кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, - Зәй районы ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Регина Волкова. .
Фотолар спорт идарәсеннән
Нет комментариев