Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә даими депутат комиссиясендә җирләү эшен оештыру, йорт хайваннарының сәламәтлеге хакында сөйләштеләр

Кичә Зәйдә депутатлар җир эшләре мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча комиссия утырышында зиратларның торышы, аларны карап тоту, терлекләр, хайваннар арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймау хакында фикерләштеләр, тиешле карарлар кабул иттеләр.

Зиратлар торышы, кешеләрне соңгы юлга озатуны оештыру - мөһим социаль мәсьәләләрнең берсе. Әлеге темага төп доклад белән депутатлар алдында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов чыгыш ясады.

- Шәһәрдә өч зират бар, өч шәхси эшмәкәр ритуаль хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Хезмәт күрсәтүгә җирләү өчен кирәкле материаллар белән тәэмин итү, кабер казу, кабер өслегенә койма, таш кую, мәетне зиратка алып килү өчен транспорт белән тәэмин итү керә. Бу эшләрнең оештырылышы буенча кешеләрдә сораулар юк. Ә менә зиратларны тәртиптә тоту көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуны күздә тотып, шәһәр зиратларын карап тоту, ярдәмчесе, туганнары булмаган кешеләргә җирләү эшләрендә булышу өчен махсус тендер игълан ителде. Аның буенча ел башыннан хезмәтләр күрсәтү өчен башкарма комитет белән шәхси эшмәкәрләр Дмитрий Дятлов һәм Одель Мелибаев арасында килешү төзелде. Дятлов - җирләү эшләрен оештыру, ә Мелибаев зиратларны тәртиптә тотуга җаваплы, - диде Петр Тимаськов.

Комиссия утырышында китерелгән мәгълүматлар буенча, узган ел шәһәр зиратларына җирләү өчен - 223, ә агымдагы ел башыннан 29 мартка кадәр 54 урын бирелгән. 2023 елның өч ае эчендә зиратларны тәртиптә тоту өчен җаваплы эшмәкәр тарафыннан 335 куб метр чүп чыгарылган. Кышкы чорларда зиратларга керү юллары даими төстә кардан чистартып торыла. Яңа шәһәр зиратына 4 чүп контейнеры куелган, язгы чистарту эше өчен бу бик мөһим, хәзер биредә зиратны чүптән чистарту, түгү эшләре бара.

Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина зиратларның чисталыгын, төзеклеген даими күзәтеп тоту мөһимлеген ассызыклады.

Комиссия эшендә каралган икенче мәсьәлә – дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәтенең эшчәнлеге турында баш ветеринария табиб Фоат Исламов бәян итте.

- Безнең өчен иң мөһиме - районда терлекләр һәм хайваннар арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймау. Шул максаттан узган ел 400 мөгезле эре терлек, 551 кәҗә-сарык, куян, 48 дуңгыз, 12 ат, 453 эт, 498 песигә махсус вакцинация үткәрелде. Шулай ук ит, сөт, йормырка продукциясенең сыйфатлы булуы да контрольдә тотыла. Меркурий системасы буенча электрон документ әйләнеше терлекнең, кош-кортның туганнан алып өстәлләребезгә килгәнчегә кадәр юлын күзәтергә мөмкинлек бирә. Ә йортта тотылучы хайваннарның (эт, мәче һ.б.) сәламәтлек торышы шәһәрдә урнашкан участок ветеринария пункты тарафыннан күзәтелә, кирәк булса биредәге хезмәткәрләр медицина ярдәме күрсәтә. Якын киләчәктә шундый участок пунктын Иске Зәй бистәсендә дә ачу күздә тотыла, - дип сөйләде ул.

Фоат Габбасович хайваннарны махсус идентификацияләү мөһимлеген дә ассызыклады, бу уңайдан актив булырга чакырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев