Зәйдә бертөркем укучылар энергетика буенча  башлангыч белгечлек  алды
Яңалыклар

Зәйдә бертөркем укучылар энергетика буенча башлангыч белгечлек алды

28 майда Зәйнең 7нче мәктәбендә энергетика классының икенче чыгарылышына таныклык тапшыру тантанасы булды.

Укучылар “2 разрядлы яктырту һәм яктырту челтәрләре буенча электромонтажник” һөнәрен алдылар, бу алар өчен карьераларында беренче һөнәри документ.

Энергокласс - Зәй ГРЭСы һәм Казан дәүләт энергетика университетының “Киләчәккә билет”  программасы уртак проекты, ул укучыларга мәктәпне тәмамлаганчы ук һөнәр үзләштерергә ярдәм итә. Чарада укучыларны Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров, шулай ук КДЭУ вәкилләре Алина Денисова һәм Зөмәйрә Шәкүрова котладылар.

Энергокласслардагы укыту программасы урта мәктәпнең гадәти программаларын  тирәнтен өйрәнүгә (физика, математика һ.б.) һәм электр энергетикасы өлкәсендә профориентацияләүгә юнәлдерелгән кайбер төп аспектлары белән аерыла.

Фотолар ГРЭС матбугат хезмәтеннән.


Нет комментариев