Капиталь төзекләндерү өч атна элек башланды.
Узган елның декабрендә район үзәк дәваханәсе “Татнефть” хәйрия фонды грантын отты. Иске бинаны капиталь ремонтлау проекты белән җиңеп, аны ашыгыч медицина ярдәме бүлеге өчен бинаны төзекләндерүгә тотачаклар.
Бүгенге көндә ашыгыч ярдәм бүлеге административ корпуста урнашкан. Ләкин бу бинада эш шартлары мактанырлык түгел. Бина артында гына 30 ел элек төзелгән кер юу урыны бар. Аның мәйданы - 800 квадрат метр. Шушы бинаны капиталь төзекләндереп, ашыгыч ярдәм бүлегенә тапшырырга җыеналар.
-Капиталь ремонттан соң, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге барлык уңайлыклары булган аерым матур һәм уңайлы биналы булачак, - ди үзәк дәваханәнең баш табибы Айдар Фатыйхов.
Төзелеш эшләрен подрядчы оешма алып бара. Аның җитәкчесе Олег Мартынов район үзәк дәваханәсе биналарын капиталь ремонтлау белән инде җиде ел шөгыльләнә.
-2016 елда безнең бригадалар балалар корпусын төзекләндергәннәр иде, 2018 елда берьюлы өч бинаны - диагностика, поликлиника һәм оперблокны ремонтладылар. 2020 елда хирургия палаталары корпусын яңарттык. 2022 елда азык-төлек блогы һәм хатын-кызлар консультациясе бинасы яңа төс алды. Барлык биналар да бердәм төстә эшләнә, шуңа да район үзәк дәваханәсе хәзерге вакытта медицина шәһәрчеген хәтерләтә, - ди Олег Мартынов.
Төзүчеләр булачак ашыгыч ярдәм бинасын ремонтлауга 27 мартта керешкәннәр. Капиталь төзекләндерүне монтажлау эшеннән башлаганнар. Хәзерге вакытта объектта 24 кеше эшли. Ташчылар кирпеч сала, стеналар һәм фундаментны ныгыту белән мәшгуль. Берочтан түбәне ремонтлау эшен дә алып баралар. Су кертү һәм салкын су белән тәэмин итү системасын алыштыруны да башлап җибәргәннәр.
Тиздән биредә матур, җылы бина булачак, анда дүрт ашыгыч ярдәм бригадасы урнашачак. Алар карамагында диспетчерлык, ашханә, ял бүлмәсе, душ бүлмәсе булачак. Шулай ук транспорт өчен гараж, автомобильләр ремонтлау өчен остаханә һәм ашыгыч ярдәм машиналарын юу урыны да каралган.
-Әлбәттә, яңартылган ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге бинасын барлык уңайлыклары белән кабул итү мөмкинлегенә без бик шат. Болар барысы да ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүчеләргә уңайлырак булсын өчен эшләнә. Димәк, кыш көннәрендә дә безнең машиналар һәрвакыт җылытылган, дару препаратларын саклау шартлары да югары дәрәҗәдә булачак, - ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Зоя Борисова.
Капиталь төзекләндерү сентябрь аенда төгәлләнер дип көтелә.
Нет комментариев