Зәй заводында хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итәләр
Яңалыклар

Зәй заводында хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итәләр

9 февральдә «Аккурайд уилз Руссиа» заводында хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләү чарасы узды.

Ул Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 37 ел тулуга багышланган иде. Бу көн Ватанны саклаучыларның барлык буыннарына - әфган сугышында, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм махсус хәрби операция каһарманнарына хөрмәт һәм ихтирам символы булып тора.

Бүгенге көндә заводта 18 хәрби хәрәкәтләр ветераны исәпләнә. Алар - төрле буын вәкилләре, әмма аларның барысын да батырлык, һөнәри осталык һәм уртак эшкә тугрылык берләштерә. Аларның күбесе озак еллар предприятиедә намуслы хезмәт куя, югары класслы белгечләр һәм хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора.

Чара җылы һәм тантаналы шартларда узды. Ветераннарны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов, персонал белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече, район Советы депутаты Наталья Федина сәламләде.

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Инсаф  Мәһдиевка аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.  Петр Уразайкин аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Завод җитәкчелеге исеменнән барлык ветераннарга акчалата премияләр бирелде. Предприятиенең хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Данил Уразайкин хәрби хезмәттәшләрен котлап, фронт бердәмлегенең һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген ассызыклады.

Чарада катнашучылар Ватаныбызны саклаганда һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Завод җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы барлык ветераннарга даими матди һәм социаль ярдәм күрсәтә. Яраланучыларга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирелә. 

Махсус хәрби операциягә заводтан киткән хәрбиләр кире үз эш урыннарына әйләнеп кайта ала. Шундый берничә ветеран инде заводта үз эшенә керешкән.   Тагын өчесе реабилитация уза, кирәкле ярдәмне ала.

“Мондый чаралар безнең өчен күркәм традициягә әйләнде. Безнең бурычыбыз - Ватан өчен көрәшүчеләрнең батырлыгын истә тоту, аларга биредә, тыныч тормышта ярдәм итү. Завод киләчәктә дә ветераннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк”, - ди «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ профсоюз оешмасы рәисе Илдус Ибраһимов. 

Фотолар Илдус Ибраһимовтан.


Нет комментариев