Зәй үзәге Россиядә беренче булып инновацион материалдан электромонтерлар өчен саклану чаралары булдырды
Шәһәрнең югары электр көчәнеше астында эшләү үзәге белгечләре «Эрвольт» компаниясе белән берлектә этиленвинилацетаттан диэлектрик саклану чараларын эшләгәннәр.
Яңа эшләнмәләр резина аналогларыннан ике тапкыр җиңелрәк, чөнки яңа саклану чарасы ике миллиметр калынлыкта һәм бер килограмм авырлыкта, ә резинадан эшләнгәне ике килограмм тәшкил итә. Материал хәтта салкында да эластиклыгын саклый һәм электр җайланмаларында 35 киловольтка кадәр ток булганда эшләү барышында кыска ялгануны булдырмый. Яшел Үзән шәһәрендә аларны җитештерү башланган инде, биредә җиңле япмалар һәм бөркәнчекләр эшләп чыгаруга керешкәннәр.
Зәйдәге югары электр көчәнеше астында эшләү үзәге Россиядә һәм БДБ илләрендә 500 киловольтка кадәр көчәнеш астында эшләү өчен белгечләр әзерли торган бердәнбер мәйданчык булып тора. Яңа эшләнмә үзәкнең инновацион чишелешләре сериясен дәвам итә: элегрәк биредә секцион баскычлар һәм электр чыбыкларын изоляцияләү траверсасын кулланып эшләү технологиясен булдырганнар, ул Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган.
Фото: электр көчәнеше астында эшләү үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев