Зәй укучылары белән һөнәр сайлауга багышланган очрашу узды
Яңалыклар

Зәй укучылары белән һөнәр сайлауга багышланган очрашу узды

Зәй үзәк китапханәсендә “Яшьтәш” клубы кысаларында 3нче мәктәпнең VIII “Б” сыйныфы укучылары янгын сүндерүче, коткаручы һөнәрләре белән танышты.

Укучылар белән очрашуга район янгын күзәтчелеге  һәм профилактика эше бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева һәм 88нче янгын сүндерү частенең каравыл башлыгы Илнур Ахунҗанов килде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профессиональ коткаручы булу серләре һәм бу эш өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында уртаклаштылар. Алар шулай ук кирәкле белем һәм күнекмәләрне нинди уку йортларында алырга мөмкин булуын искәрттеләр. 

“Укучылар  ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр. Һәм балаларга янгын сүндерүченең чын  формасын һәм җиһазларын күреп кенә калмыйча, аны киеп карау, үзләрен чын коткаручы ролендә хис итү бәхете елмайды. Әңгәмә барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәр хезмәткәрнең психологик әзерлегенең һәм профессиональлегенең мөһимлегенә басым ясадылар. Мәктәп укучылары биргән барлык сорауларга җентекле аңлатмалар бирелде”, - ди баш китапханәче Лилия Хафизова.

Мондый очрашулар балаларга дөрес һөнәри юнәлеш сайларга,  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә буыннар дәвамчанлыгын һәм кешеләрнең тормышын һәм иминлеген саклауда үзләренә лаеклы алмаш булдырырга ярдәм итә.

Фотолар китапханәдән.


Нет комментариев