Физкультурачылар көне уңаеннан чемпионнар һәм спортка мәхәббәт тәрбияләүчеләр турында сөйләү аеруча күңелле.
Зәй физкультура, туризм һәм спорт идарәсе тренерлары Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү хөрмәтенә лаек булдылар.
Бу - аларның һөнәри казанышларын гына түгел, яшьләрне тәрбияләүгә, районда һәм республикада спортны үстерүгә керткән зур шәхси өлешләрен дә тану.
Татарстанның электрон мактау тактасында Зәй физик культура, спорт һәм туризм идарәсе тренерлары Владимир Ревин, Равил Салихов, Илсур Зыятдинов фотолары урын алды.
Владимир Ревин – Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы. Ул – шулай ук көрәш сәнгате өлкәсендә Татарстан Республикасының «Алтын билбау» премиясе лауреаты.

Равил Салихов – ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры. Бүләкләре арасында — «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы», «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре», «Россиянең атказанган тренеры» исемнәре, шулай ук «Халыкара категорияле судья» күкрәк билгесенә лаек.

Тагын бер белгеч – Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре һәм Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Илсур Зиатдинов.

Бу остазларның казанышлары – чын спорт мәктәбенең эшенә бирелгәнлек үрнәге: нәкъ менә шундый тренерлар ярдәмендә Зәйнең спорт рухы ныгый, ә яшь спортчылар үзләренең җиңүләренә ышаныч белән бара.
фотолар спорт идарәсеннән
Нет комментариев