Һәр җирдә үз тирәлегеңне матурлау, үз-үзеңә бәйрәм рухы тудыру мөһим. Яңа ел алды көннәрендә дә бу сизелеп тора.
Мәсәлән, Зәйнең Воздвиженка бистәсендә яшәүчеләргә территориаль иҗтимагый үзидарә тарафыннан иң матур бизәлгән йорт, ишегалды өчен бәйге игълан ителде.
Оештыручылар бистәдә яшәүчеләрдән үз ишегалды, йортының матур бизәлеше күренешен фотосурәтләрдә 25 декабрьгә кадәр кабул итә. Ә инде 26-29 декабрь аралыгында иң-иң өчен тавыш бирү үткәрелә. Өч җиңүче билгеләнә, аларга төп бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Ә барлык калган катнашучылар Кыш бабайдан татлы сюрпризларга ия булачак.
Узган ел бистәдә “Иң матур чыршы”га бәйге оештырылып, анда 43 хуҗалык катнашкан иде, быел да халыкның активлыгы сизелә, кичләрен Воздвиженка бистәсе көннән-көн матуррак җем-җем иткән утларга күмелә бара.
автор фотосы
Нет комментариев