Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җинаятьләр арасында компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү, мошенниклык, урлашу очраклары бар.
4 августта бүлеккә Алабугада яшәүче 1985 елгы ир-аттан гариза керә. Ул билгесез кешенең 49 500 сум акчасын алдап алуын хәбәр итә.
6 августта 62 яшьлек Зәй кешесе мошенниклар корбаны булган. Автомобиль двигателен сату һәм посылка өчен түләү сылтавы белән җинаятьче аның 102438 сум акчасын урлаган.
Шул ук көнне 1955 елгы хатын-кыздан полициягә гариза керә. 20 июльдән 6 августка кадәр бер ир-ат фатирына ремонт ясыйм дип, аннан 150 мең сум акча алган. Бүгенге көнгә ремонт эшләре тулы күләмдә башкарылмаган. Ә әлеге ир-ат телефон шалтыратуларына җавап бирми.
“Әлеге очраклар буенча җинаять эшләре ачылды. Аларны кылучыларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Бүлектә компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү турында өч хәбәр теркәлгән. Билгесез кешеләр гражданнарга MAX мессенджерында йорт чаты булдыру яки абонент түләү вакытын озайту сылтавы белән шалтыратканнар.
Сөйләшүләр вакытында җинаятьчеләр телефонга килгән кодны әйтүне сораганнар. Гражданнар акчаларын югалтмаган, дәүләт хезмәтләренә керү мөмкинлеге дә булмаган.
Полиция хезмәткәрләре шуны искәртә: смс һәм кушымталар уведомленияләреннән кодларны таныш булмаган кешеләргә, аларның кем булуларына һәм нинди сылтау белән мөрәҗәгать итүләренә карамастан, хәбәр итәргә ярамый.
Нет комментариев