Зәй музеенда Владимир Высоцкий иҗатына багышланган кичә узды
Яңалыклар

Зәй музеенда Владимир Высоцкий иҗатына багышланган кичә узды

25 гыйнварда совет шагыйре, җырчы, актер Владимир Высоцкийга 85 яшь тулган булыр иде.

Высоцкийның байлыгы - 800дән артык җыр, шул ук күләмдә диярлек шигырьләр һәм проза әсәрләре, кино һәм театрдагы рольләр. Аның күп җырлары - «халык» җырларына, ә аларның аерым юллары афоризмнарга әверелде.

28 гыйнварда Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Владимир  Высоцкийның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары каршында балалар иҗаты йортының өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Иноятова «Виктория» музыка студиясендә тәрбияләнүчеләр белән чыгыш ясады.

“Яшь гитарачылар җырлар гына башкарып калмыйча, текстларның мәгънәсен тоеп, тамашачыларга җиткерделәр. Концерт бер сулышта узды”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.  

    Чара ахырында «Виктория» музыка студиясе җитәкчесе Фәридә Иноятовага Рәхмәт хаты тапшырылды.


Нет комментариев