Туган як тарихын өйрәнү музее район халкына мөрәҗәгать итә.
Музейда хәзерге вакытта төбәгебезнең бай мәдәни мирасын чагылдыра торган әйберләр коллекциясен җыю бара. Бүгенге көндә яңа экспозиция өчен татар милли киемнәренә сорау зур.
Экспозиция өчен ир-ат яки хатын-кыз костюмнарын җыялар, һәр киемдә традицион чигелгән орнамент элементлары булуы бик мөһим, шулай ук төрле аксессуарлар да кирәк.
Әлеге киемнәр музей хезмәткәрләренә районыбызда яшәүче татар халкының тарихы һәм традицияләре турында сөйләргә ярдәм итәчәк.
Өйләрендә әлеге костюмнар сакланучыларның яки аны кайдан табарга икәнен белүчеләрнең Иске Зәй бистәсендә
Орджоникидзе урамы 55нче йорт адресы буенча урнашкан музейга мөрәҗәгать итүләре сорала.
Элемтә өчен телефон: 8(85558) 6-62-76, электрон почта: zai.muzei@yandex.ru
фото музейдан
Нет комментариев