Зәй китапханәсендә әниләрне хөрмәтләделәр
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә әниләрне хөрмәтләделәр

26 ноябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы үткәрелде.

 Бәйрәмгә  чакырылган кунаклар Әниләр көненең килеп чыгышы турында күп кызыклы нәрсәләр белделер, әни мәхәббәтен данлаган классик әсәрләрдән өзекләр ишеттеләр, шигърият һәм музыка дөньясына чумдылар. Шулай ук кызыклы бәйгеләр, викторина  сорауларына җавпап бирү, әниләргә багышланган таныш җырларны башкару һәм шигырьләр уку булды.

Бу очрашу һәр хатын-кызга елмаюлар, җылы истәлекләр, уңай эмоцияләр һәм бәйрәм тойгысы бүләк итте. Кунаклар игътибарына әдәбият һәм сәнгатьтә әни образын ачкан  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

фотолар үзәк китапханәдән.


Нет комментариев