Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Зәй ГРЭСында булды.
Ул очрашуда катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм якын киләчәккә планнар белән таныштырды. Санкцияләргә карамастан, шәһәрнең барлык сәнәгать предприятиеләре уңышлы эшли, заказлар белән тәэмин ителгән һәм кирәкле продукцияне җитештерә.
Районда "Зеленая долина" махсус икътисади зонасы эшли башлады, аның инвестицияләр күләме 15 миллиард сум тәшкил итәчәк. Дүрт торак пунктта (Якты Күл, Ал. Бистәсе, Чыбыклы авыллары һәм Иске Зәй бистәсенең Орджоникидзе урамы) урам-юл челтәренә асфальт җәелгән. «Яшьләр» паркында эшләр тәмамланды. Ринат Фәрдиев исемендәге паркның өченче чиратын төзекләндерү буенча зур планнар бар, ул Воздвиженка микрорайонын һәм Яңа шәһәрне бердәм иҗтимагый киңлек белән тоташтырачак.

Татарстан Республикасы буенча комплекслы төзекләндерүгә, уңайлы һәм имин ишегаллары булдыруга юнәлдерелгән «Безнең ишегалды» программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан Дәүләт торак фонды линиясе буенча дүртенче микрорайонда сигез фатирлы 11 йорт төзү планлаштырыла. Район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә ремонт башлана, бала тудыру бүлеген реконструкцияләү планлаштырыла. Зәй халкының яшәү һәм ял итү шартлары елдан-ел яхшыра.
ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров очрашуда катнашучыларны станциянең җитештерү-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, электр станциясенең һәм җылылык челтәрләренең кышкы чорга әзерлеге турында мәгълүмат бирде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларына, ветераннарны социаль яклауга һәм яшьләр белән эшләүгә, хезмәткәрләрнең хезмәт һәм ял итү шартларын яхшыртуга тукталды. Быел Казан дәүләт энергоуниверситетына максатчан белем алуга 16 чыгарылыш укучысы укырга кергән, алар – барысы да энергокласс укучылары.

ГРЭС социаль проектларны да тормышка ашыра: халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Күрше фест» республика проекты кысаларында шәһәрнең күпфатирлы йортлары ишегалларында «Һөнәрләр үрнәге» һөнәри юнәлеш бирү фестивален үткәрәләр.
Район башлыгы, очрашуга йомгак ясап, станция коллективына бердәм хезмәтләре, югары күрсәткечләре һәм район тормышына керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев