Зәй егетләре якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайтты
Зәйнең Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, аның икетуган энекәше Иван Лопотков, Юрий Никитин бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтты.
Валентин Атласов - җиде, Иван егетләр янына биш мәртәбә барды. Алар өч машинада барып, ялга кайткан ике хәрбине дә хезмәт урынына илткән.
“10 ноябрьдә юлга чыгып киттек, барлдыгы 4896 километр юл үтеп, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булдык. Хәрбиләргә элемтә чаралары, 2 цифрлы рация, 5 дизель автоном җылыткыч, 100 комплект эчке кием, маскировка челтәрләре, тиз әзерләнә торган аш һәм коры душлар, окоп шәмнәре, йон оекбашлар, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр, исемле посылкалар һәм башка бик күп әйберләр алып бардык”, — ди Валентин Александрович.
Хәрбиләр өчен иң ихтыяҗ булган әйберләрнең берсе маскировка челтәрләре икән. Ул – хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланыла торган мөһим әйберләренең берсе. Ялга кайткан хәрбиләр маскировка челтәре үрүче хатын-кызлар янына килеп, юкка гына аерым пәхмәт сүзләрен җиткермиләр, димәк.
Шулай ук гуманитар ярдәм илтә баручылар хәрбиләрне генә түгел, анда яшәүче балаларны да кайгырталар. Донбасс балалары өчен шоколадлар алып барганнар.
-Шоколадларны юл буенда торучы балаларга өләштек. Ә Херсон балаларына баскетбол, волейбол, футбол туплары, бокс перчаткалары алып бардык. Хәрбиләр туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә сәлам җибәрде. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга аерым рәхмәт әйттеләр, - ди Валентин Александрович.
Гуманитар йөкне җыюда төп ярдәмне 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий, Яңа шәһәрдәге Свято Троицк, Сарман районы Ләке авылындагы Изге Апосталлар Павел һәм Петр чиркәүләренә йөрүчеләр күрсәткән.
Юлда булу, җимерек шәһәрләрне, хәрби бәрелешләр барган урыннарны күрү авыр булса да, якташ хәрби ир-егетләрнең ныклыгы, ил иминлеге өчен көрәшүдә көчле булулары тагын да игелекле эшләр башкарырга көч, дәрт бирә.
- Тормыш кыйммәтләренә төшендерә торган җир ул. Анда шатлыкның ни икәнен чынлап аңлыйсың. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, Алла боерса, диләр, - ди Валентин Атласов.
Фотолар Валентин Атласовның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев