Зәй егете Динар керлинг спорты остасы булуын дәлилләде
Яңалыклар

Зәй егете Динар керлинг спорты остасы булуын дәлилләде

Бу көннәрдә Сочи шәһәрендә “Сириус” федераль территориясендә эшче яшьләр командалары арасында Бөтенроссия керлинг спорты ярышлары үтте.

Анда Зәй районы Аксар авылы егете Динар Гатин катнашындагы команда җиңү яулады. 

Әлеге ярышлар иң башта төбәк этапларында уздырылды, ә финалга Ульяновск, Оренбург, Самара, Волгоград, Татарстаннан 10 команда чыкты. Нәтиҗәдә Динар катнашындагы Татарстан командасы җиңүгә иреште. 
Динар бүгенге көндә Чаллыда яши. Ул “Amazone” компаниясендә хезмәт куя.

фото шәхси архивтан. 


Нет комментариев