Редакциябезгә бик күңелле, яхшы хәбәр килеп иреште.
26-28 гыйнварда Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә Bukhara International Chemistry Olympiad (BICHO-2026) һәм Bukhara International Mathematics Olympiad (BIMO-2026) халыкара олимпиадалары үтте. Анда төрле илләрдән җыелган 100 командада 500дән артык студент катнашкан. Биредә Россиянең югары уку йортлары студентлары 45 медаль (16 алтын, 17 көмеш һәм 12 бронза) яуладылар. Безнең өчен иң куанычлысы шулар арасында Зәй егете Артур Маврин да бар.
Артур М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты 5 курс студенты. Ул әлеге халыкара олимпиадада җиңү яулап, алтын медаль алуга ирешкән. Аны искиткеч уңышы белән котлыйбыз!
Гомумән алганда, Артур Маврин төрле дәрәҗә фән бәйгеләрендә уңышларга ирешеп, әлеге җиңүгә максатчан килгән. Ул шәһәребезнең 6нчы мәктәбен тәмамлаган, уку чорында кече яшьтән “Зәй” спорт мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән. 2021 елда Зәйнең 6нчы мәктәбен БДИны югары балларга тапшырып тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына бюджетка кергән.
Артурның әти-әниләре дә шәһәребезнең билгеле, яшь буынны тәрбияләүгә җитди өлеш кертүче, сәламәтлек сагында торучы мөхтәрәм кешеләре. Әтисе - Радик Маврин, “Зәй” спорт мәктәбе тренеры, әнисе – Наталья Ильинична, “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы.

- Миндә һәртөрле максатларга ирешү рухын кечкенәдән тәрбияләгән әти-әниемә бик рәхмәтлемен. 6 яшемнән әти грек-рим көрәшенә җәлеп итеп көчле рух, җиңүгә омтылыш чыныктырды. Ә әнием балачактан ук миңа белемгә мәхәббәт һәм максатларга ирешү теләге тәрбияләде, - ди Артур.
Һәм гаиләдә салынган бу нигез, аңа үз аягында нык басып, алга барырга канат куйган. Артур Маврин Мәскәү дәүләт университеты командасы составында, Мәскәү инженер-физика институтының интеграцияләү буенча команда чемпионатында өч тапкыр призер булган (2023, 2024 елларда 2 нче урын һәм 2025 елда 1 нче урын).
Йошкар-Олада математика буенча Бөтенроссия интернет-олимпиадасында (2024 ел) 2 нче урын яулаган. Тверьдә студентлар һәм курсантлар арасында олимпиада җиңүче булган (1 нче урын, 2025 ел).
Ташкенттагы халыкара интернет-олимпиаданың суперфиналында көмеш, Ашхабадтагы OMOUS-2025 (Open Mathematical Olympiad for University Students) олимпиадасында команда белән алтын медаль алган.

Һәм менә инде бу көннәрдә генә безнең Артур Бохарадагы халыкара олимпиада җиңүчесе. Ул шәхси беренчелектә 500 катнашучы арасында беренче урын яулады. Аның җитәкчесе Асташова Ирина Викторовна - физика-математика фәннәре докторы, МДУ механика-математика факультетының дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы профессоры.
“Мин үземнең мәктәптәге укытучыларыма һәм университет остазларына рәхмәтлемен, алар миңа юл күрсәттеләр һәм һәрнәрсәдә ярдәм иттеләр. Аларның зирәклегеннән һәм тәҗрибәсеннән башка бу нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булмас иде”, - дип ассызыклый районыбыз, республикабыз, илебез горурлыгы булган егет.
Фотолар Мавриннар гаиләсеннән.
Нет комментариев