Зәй авыл җирлеге башлыгы Бөтенроссия премиясе бәйгесендә катнаша
Яңалыклар

Зәй авыл җирлеге башлыгы Бөтенроссия премиясе бәйгесендә катнаша

Зәй районы Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева “Служение” дип исемләнгәнгән Бөтенроссия премиясе бәйгесендә катнаша.

Премия Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган һәм Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.

 Лилия Камалиева исә әлеге илкүләм бәйгенең “Территорияләрне үстерү — халыкның уңайлы шартлы тормышы” номинациясендә  “Чиста су - Югары Шепкә авыл җирлегенең тормыш сыйфаты һәм үсеш нигезе”  проекты белән белән катнаша.

Проект инфраструктураны модернизацияләү комплекслы программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Проблеманы хәл итү өчен, уртак финанслау практикасы һәм халык инициативалары белән берлектә, грант һәм максатчан программа аша финанслау механизмы кулланылды.

Проектның төп максаты: Югары Шепкә авыл җирлегендә яшәүчеләрне 100%  СанПиН таләпләренә туры килгән тотрыклы һәм сыйфатлы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, шулай ук торак пунктларда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү.

Премиягә республикадан 1100дән артык кеше дәгъва итә, ә бөтен илдән рекордлы санда – 61 меңнән артык гаризалар кабул ителгән.

Без Лилия Миңнегалиевнаның проекты лаеклы бәяләнүенә өмет тотабыз.

фото редакция архивыннан


Нет комментариев