«Аккурайд уилз Руссиа» заводында хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр.
Чара Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 37 ел тулуга багышланган иде. Бу көн Ватанны саклаучыларның барлык буыннарына – әфган сугышында, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм махсус хәрби операция каһарманнарына хөрмәт һәм ихтирам символы булып тора.
Бүгенге көндә заводта 18 хәрби хәрәкәтләр ветераны исәпләнә. Алар – төрле буын вәкилләре, әмма аларның барысын да батырлык, һөнәри осталык һәм уртак эшкә тугрылык берләштерә. Аларның күбесе озак еллар предприятиедә намуслы хезмәт куя, хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора.
Чара тантаналы шартларда узды. Ветераннарны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов, персонал белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече, район Советы депутаты Наталья Федина сәламләде.
Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Инсаф Мәһдиевка Петр Уразайкин район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Завод җитәкчелеге исеменнән барлык ветераннарга акчалата премияләр бирелде. Предприятиенең хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Данил Уразайкин бүгенге көндә бердәмлекнең һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген ассызыклады.
Чарада катнашучылар Ватаныбызны саклаганда һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Завод җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы барлык ветераннарга даими матди һәм социаль ярдәм күрсәтә. Яраланучыларга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирелә.
фотолар: завод җитәкчелегеннән
Нет комментариев