23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм уңаеннан Зәйдә төрле чаралар узачак.
Агымдагы атна дәвамында барлык белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә, авыл мәдәният йортларында Ватанны саклаучылар көне кысаларында төрле чаралар уза.
25 февральдә "Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Май чабу” халык күңел ачу чарасы оештырыла.
Программада:
9.00-10.00 – “Яшьләр түгәрәкләре”. Шулай ук фольклор коллективлары чыгышлары һәм күңелле уеннар, аниматорлар, аквагрим, спорт уеннары, кызыклы конкурслар уздырылачак. Авыл җирлекләре саф һавада коймаклар белән сыйлаячак.
10.00-10.30 – “Ничек Лада белән Морана Май чабуда очрашканнар” театральләштерелгән тамашасы.
10.30-11.00 - Рәсми өлеш. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы”ннан конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү.
11:00 – “Май чабу күңел ачулары” концерт программасы.
Бәйрәмнең кульминациясе карачкы яндыру булачак.
25 февральдә "Май чабу" бәйрәмен ачу тантанасын "Зәй офыклары" газетасының ВК төркемендә туры эфирдан карый аласыз.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Нет комментариев