Укучыбыз яза. Зур хөрмәткә лаек табиб
Яңалыклар

Укучыбыз яза. Зур хөрмәткә лаек табиб

Бигеш участок дәваханәсендә эшләүче теш табибы Сәрия Шәйхетдинованың хезмәтен тирә-як авылларда яшәүче халкы мактау, рәхмәт сүзләре белән генә бәяли.

Сәрия Өлфәтовна озак еллар Бигеш участок дәваханәсендә теш табибы булып эшли. Ул Кәрәкәс, Бигеш, Лоҗы, Пәнәче, Кадер авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Гомерендә бер тапкыр да теше сызламаган кеше сирәктер. Шул кечкенә генә теш авыртып интектергәндә дөньяның матурлыгы да күзгә күренми бит. Мәңге туктамас кебек тоелган теш авыртуыннан коткарган ак халатлы табиб тылсым иясе булып күренә. Тәҗрибәле табиб, ачык йөзле, тәмле сүзле ул Сәрия Өлфәтовна. Ягымлы сүзләре белән дә тешләрне дәвалап чыгара. Медицинада һөнәрне яратмыйча эшләп булмый. Табиб исемен горур йөртүче, сәламәтлек сагында торучы Сәрия Өлфәтовнаның үзенә дә сәламәтлек, гаиләсенә иминлек телим.

Гүзәлия Таһирова. 
Кәрәкәс авылы.


Нет комментариев