Яңалыклар

Түбән Камада яшәүче ир-атта пистолет тапканнар

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче ир-атта пистолет һәм патроннар тапканнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, коралны Алабуга районында ир-атның йортында тентү үткәргән вакытта тапканнар һәм конфискацияләгәннәр. Пистолетны йорт янындагы карда табып алганнар, ә өйдә патроннар, пычаклар һәм гранатага охшаган әйбергә юлыкканнар. Экспертлар пистолетның ТТ моделенә каравын, ә табылган сугыш кирәк-яраклары ату өчен яраклы булуын ачыклаган.

Җинаять эше кузгатылган. Ир-атка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев