Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедовның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!

Һәрбарчагызны да йөрәк хисләрен кузгата торган иң тәэсирле бәйрәмебез – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм.
Быел әлеге истәлекле датаның 78 еллыгын билгеләп үтәбез.

Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтемне белдерәм. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.

Николай Нефедов, ТР Дәүләт Советы депутаты.

Фото "Татцентр.ру" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев