Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Техникага контроль – көн үзәгендә

Татарстанда техникаларга дәүләт техник контроле үткәрү хезмәте оешуга бүген 65 ел тула.

Аның тарихы авыл хуҗалыгы тармагын заманча техника белән тәэмин итү, игенчелек, үсемлекчелектә көчле техника кулланып уңдырышлылыкны арттыру, урып-җыюны тиз арада башкару белән тыгыз бәйләнгән. Безнең районда да бу төр техниканың төзеклеге, тиешле таләпләргә җавап бирүе – көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе. Бу хакта тулырак Гостехнадзорның Татарстандагы идарәсенә караган район бүлеге башлыгы Валентин Гончаров сөйли:

- Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына дәүләт техник күзәтчелеге органнарын булдыру тарихы илдә авыл хуҗалыгын үстерү, аны техник яктан җиһазландыру, механизация дәрәҗәсен арттыру һәм машина-трактор станцияләрен үзгәртеп кору белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге хезмәтне булдыруга нигез 1958 елда КПСС Үзәк Комитетының 425нче карары белән салына.
Татарстан Республикасында үзйөрешле машиналарның һәм башка төр транспорт чараларының техник торышын күзәтү идарәсенең төп бурычлары булып үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт контроле булдыру; аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеге алып бару тора. Әлеге йөкләнгән бурычларны үтәү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага дәүләт теркәве үткәрә һәм аларга даими төстә техник тикшерү уздырып тора. Моннан тыш, үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын раслаучы тракторчы-машинист таныклыгын бирү дә әлеге хезмәт бурычларына керә, моның өчен әлеге юнәлештә белем бирү оешмаларына укыту хокукы бирүче документлар тапшыру да әлеге хезмәт аша башкарыла. Боларга өстәп, дәүләт һәм башка органнар соравы буенча машиналарның техник торышын бәяләү, сатылган яки ремонтланган техниканың тиешле сыйфатта булуын бәяләү өчен махсус комиссия эшендә катнашу, транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү бурычын үтәвен контрольдә тоту, Россия Федерациясе законнары нигезендә административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр буенча эш алып бару, Россия Федерациясе Салым кодексында билгеләнгән күләмдә дәүләт пошлинасы һәм федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән күләмдә башка түләүләр алу, Россия Федерация-се законнары нигезендә салым, суд, хокук саклау органнарына үзйөрешле техника, аттракционнар һәм аларның хуҗалары турында белешмәләр тапшыру, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе эшчәнлеген исәпкә алу һәм контрольдә тотуның бердәм автоматлаштырылган системасын булдыру һәм шуның нигезендә эшләү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев