Татарстанлылар Идел һәм Казансу елгалары буенча сәяхәт итә ала
Быел республикада берничә туроператор Идел һәм Казансу елгалары буенча круиз турлары ачты, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетыннан.
Теләгән кешеләр Казанда теплоходка утырып, Идел буйлап сәяхәткә чыга алалар. Экскурсия Югары Ослан, Бөтен диннәр гыйбадәтханәсе, Яр буе Морвкашы һәм Печище авылы яныннан уза, шулай ук Зөя утрау-шәһәрлегенә дә барырга мөмкин.
Шунысын әйтергә кирәк, Казансу һәм Идел елгалары буйлап туристик маршрутлар башкаланың «Казан» Гаилә үзәге яныннан да китә.
Моннан тыш, быелгы сезонда республика халкына һәм кунакларга Казаннан брендлы маршрут – «Бөек Болгар юлы» буенча да теплоходта турлар тәкъдим ителә.
Круиз 3 көннән 7 көнгә кадәр дәвам итә. Аңа Түбән Новгород, Чабаксар, Алабуга, Пермь, Чистай, Болгар, Сарапул, Чайковский, Түбән Кама, Макарьев, Козьмодемьянск портларыннан кушылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев