Татарстанда  матәм игълан ителде
Яңалыклар

Татарстанда матәм игълан ителде

Татарстанда узган төндәге БПЛА һөҗүменнән соң матәм игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Түбән Камага дошман БПЛАлары күпләп һөҗүм иткәннән соң, һәлак булучылар бар. Шул сәбәпле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, республикада матәм игълан ителде», – дип хәбәр итте Галимова.

Искәртәбез, бүген республика БПЛА һөҗүменә дучар булды. Түбән Камага массалы һөҗүм дәвам итә. Һәлак булучылар бар.

 Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасы премьер-министры һәм вице-премьерлар белән оператив киңәшмә үткәрде. 

Хөкүмәткә Түбән Камага дошман БПЛАлары һөҗүмендә зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү буенча йөкләмәләр бирелде. Чаллыдан өстәмә медицина хезмәткәрләре бригадалары җибәрелде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук профильле хезмәтләргә һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерергә кушты.

 

Чыганак: Татар-информ

фото: Татар-информ


Нет комментариев