Ел башыннан Татарстанда 294 янгын булган-бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12,6 процентка күбрәк.
21 кеше һәлак булган, бу сан үткән елга караганда 13 кә күбрәк. Бу хакта «Татар‑информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
"Республиканың 27 районында янгыннар саны артуы күзәтелә. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны арту – 11 районда. Иң күп һәлак булучылар Әлмәт, Алабуга районнарында һәм Казанда", - дип билгеләде ул.
Быелгы янгыннарның төп сәбәпләре – төзек булмаган электр җиһазлары һәм ут белән саксыз эш итү.
Чыганак: Татар-информ.
Нет комментариев